Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин юбилеен билгеләп үтте

13 июль 2011 ел 10:23

2011 елның 13 июлендә Кукмара районының имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Зиннур хәзрәт – Кукмара районында 12 ел имам-мөхтәсиб, районның Вахит авылында 15 ел имам-хатыйб булып, динебезгә хезмәт күрсәткән фидакарь затларның берсе.

Юбилей тантанасында администрация вәкилләре, район имамнары, мәхәллә халкы белән берлектә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм ТҖ МДНнең гомум бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнаштылар.

Халкыбызга һәм динебезгә кылган хезмәтләре өчен, Зиннур хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана