string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7475.html"
14.07.2011 09:59

Татарстанның Ютазы районы Ак Баш авылында мәчет төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләре бер ай элек башланып киткән иде. Бүгенге көнгә мәчетнең нигез ташы әзер.

Авыл мөселманнары киләсе елда яңа мәчеттә гыйбадәт кылуга өметләнәләр. Мәчет 150 мәхәллә кешесенә исәпләнгән, аерым тәһарәт биналары булуы каралган.