ТҖ МДН комиссия әгъзалары «Чаллы-Бройлер» хәләл продукциясенә тикшерү үткерде

14 июль 2011 ел 09:46

Узган атнада Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте комиссиясе, хәләл продукциясен чыгару белән танышу максатыннан, “Чаллы-Бройлер”да булып кайтты.

Аның составында Яр Чаллы шәһәренең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, ТҖ МДНнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТҖ МДН каршында эшләп килүче “Хәләл” комитетының төп эксперты Фоат хәзрәт Мөхәммәтовлар иде.

Предприятиеда “Хәләл” сертификатлы 40 төрле продукт бар. Ит продукцияләренең 88,2 проценты Татарстанның үзендә эшләп чыгарыла, алар Россиянең 11 регионына озатыла. Хәләл стандартына туры килә торган ит Ислам каннуннары буенча эшкәртелергә тиеш. Предприятиенең башкарма директоры Җәлил Хәсәнов әйтүенә караганда, биредә барлык таләпләр дә тиешенчә үтәлеп килә.

Экскурсия ахырында кунаклар өчен дегустация үткәрелде.

"Җитештерү өлкәсендә ислам шәригатенә туры килмәгән күп кенә башка үзенә кызыктыра торган чаралар булса да, әлеге предприятие үзенең таләпләренә, ислам кануннарына тулысынча тугры калуына без бүген янә инандык", дип билгеләп үтте Фаат хәзрәт Мөхәммәтов.

Чаллы хәбәрләре

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана