Мөфтий Әлбир хәзрәт Крганов “Булгария” фаҗигасенең кайгысын уртаклаша

13 июль 2011 ел 14:49

Хөрмәтле Илдус хәзрәт!

“Булгария” теплоходы фаҗигасе хәбәрен зур хәсрәт буларак кабул иттек. Регионыбызның мөселманнары һәм шәхсән үзем дистәләгән кеше гомерен, бигрәк тә сабыйларны якты дөньядан алып киткән әлеге фаҗиганең кайгысын уртаклашабыз.

Без сезнең белән сыкранабыз, сезнең белән әлеге корбаннар өчен ут йотабыз. Аллаһы Тәгаләдән әлеге фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарына рухи көч һәм сабырлык бирүен сорыйбыз. Раббыбыз һәлак булганнарның гөнаһларын ярлыкасын, сират күперләрен үткәндә, рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде.

Әлеге фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау киләчәктә мондый коточкыч һәлакатләрдән саклар дип ышанып калабыз. Аллаһы Тәгалә әлеге фаҗига кагылып үткән гаиләләргә сабырлык, түземлелек бирсә иде.

Мәскәү мөфтие, Мәскәү шәһәре һәм Үзәк регион Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Әлбир Крганов 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана