string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7479.html"
13.07.2011 12:16

Хөрмәтле Илдус хәзрәт!

Ингушетия Республикасы Мөселманнарының Дини үзәге һәм шәхсән үз исемемнән, Сезнең һәм “Булгария” теплоходы фаҗигасе корбаннары гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашам.

Аллаһы Тәгалә аларның гөнаһларын ярлыкап, җәннәт нигъмәтләрен насыйп итсә иде.

Күпме кешеләрнең гомерләрен өзгән Иделдәге әлеге фаҗига Рәсәй халкын тетрәндерде. Бүген бөтен Рәсәй сезнең белән сыкрый. Аллаһы Тәгаләдән сезгә әлеге фаҗига ачысын сабырлык белән үткәреп җибәрерлек көч сорыйбыз.

Ихтирам белән, Ингушетия Республикасы мөфтие Исса Хамхоев