string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7481.html"
11.07.2011 15:10

2011 елның 11 июлендә Татарстанда V Мөселман яшьләре фестивале старт алды. Быел әлеге фестиваль үзенә 30 регионнан 100 дән артык яшьләрне җыйды. 

Ул һәр елдагыча традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалауга, төрле шәхесләр белән очрашуга, төрле диспутларда катнашуга багышлана. Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов: “Әлеге фестиваль ул – буыннар арасындагы дәвамлылыкның бер үрнәге. Биредә сез аралашып һәм танышып кына калмыйсыз, бер үк вакытта ял да итәсез, сәнгать әһелләре, зыялылар белән очрашып, милли мирасыбыз тарихы белән таныша аласыз. Яшьләр – халкыбызның киләчәге, сез – безнең өметебез. Һәм сез үзегезгә йөкләнгән әлеге бурычны акларсыз", дип билгеләп үтте. Шулай ук ислам уку йортлары, мөселман оешмалары, хаҗга чыгу буенча да күп кенә сорауларга ачыклык кертте.

Шулай ук “Кол Шәриф” мәчетендәге әлеге фестивальнең ачылышында Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Ирекович Гыйлметдинов, Татарстан республикасы президенты каршындагы дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Илшатович Гатиннар да катнашты. V Мөселман яшьләре фестивале 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк.