string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7482.html"
07.07.2011 18:41

Казанда Хаҗ буенча III халыкара “Хаҗ – мөселманнар берлеге. Үткәне һәм бүгенгесе. Комплекслы карашлар” конференциясе старт алды.

7 июльдә конференциянең рәсми ачылу тантанасы булды. Пленар утырышларда чит дәүләтләрнең, БДБ һәм Балкан регионы илләренең хаҗ буенча министрлыклар һәм департаментлары, шулай ук Мөфтиләр һәм Россия хаҗ-операторлары вәкилләре чыгыш ясады.

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов хаҗ кылу мөселманнар өчен үтә дә әһәмиятле гамәлләрнең берсе булуына һәм дин әһелләренең әлеге сәфәрне тиешле дәрәҗәдә оештырырга тиешлекләренә,  халык алдындагы зур җаваплыкларына аерым басым ясап үтте.

8 июльдә конференция “Хаҗиларны хаҗга җибәргәнче яшәү урыннарында әзерлек эшләре” һәм “Хаҗиларга Согуд Гарәбстаны Корольлегендә хаҗ периоды вакытында хезмәт күрсәтү” исемендәге түгәрәк өстәл форматында дәвам итәчәк.