Корбаннар рухларына дога кылынды

12 июль 2011 ел 15:15

2011 елның 12 июлендә Татарстанның барлык мәчетләрендә дә Куйбышев сусаклагычындагы фаҗигале төстә һәлак булган корбаннар рухларына дога кылынды.

Өйлә намазында “Мәрҗани” мәчетендәге фаҗига корбаннары өчен дога кылуда ТР президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Транспорт министры Игорь Левитин, РФ президент ярдәмчесе Александр Абрамов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Казан мэре Илсур Метшин, Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якуповлар катнашты.

Левитин: “Без фаҗига корбаннарына һәм аларның якыннарына кулыбыздан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә тиешбез”, дип ассызыклап үтте.

Әрвахлар рухларына багышлап Изге Коръән аятьләрен укыдылар һәм җан тынычлыкларын сорап дога кылдылар.

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана