string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7484.html"
03.07.2011 14:10

2011 елның 3 июлендә Балтач районының Борбаш авылында мөселман балалары Сабан туе үтте. Әлеге бәйрәм инде өченче ел рәттән үткәрелеп килә. Быел әлеге җыен тантанасы Балтач районыннан меңгә якын баланы үзенә җыйды. Сабантуйның төп оештыручысы – Татарстан республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов та катнашты: “Мондый төрдәге бәйрәмнәр киләчәктә татарстанның барлык районнарында да үткәрелер һәм күркәм бер традициягә әверелүенә ышанып калам”, диде ул үз чыгышында.

3 тән 15 яшькәчә балалар спорт һәм күңел ачу чараларында гына катнашып калмадылар, Изге Коръән аятьләрен яттан белүләрен дә күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.