ТР мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов РФ президенты Д.Медведевны республикадагы дин торышы белән таныштырды

05 июль 2011 ел 11:49

2011 елның 5 июлендә Россия Федерациясе президенты Дмитрий Медведев Кабардино-Балкария башкаласында Россия мөфтиләре белән очрашты. Очрашуда Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге, Мөселманнарның Үзәк Диния Нәзарәте, Россия Мөфтиләре шурасы, Россия Ислам бердәмлеге ширкәте, Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте  вәкилләре катнашты.

Экстремизм һәм террорчылыкка каршы дәүләт һәм ислам берләшмәләренең үзара эшчәнлеге, шулай мигрантларны адаптацияләү, халыкара мәсьәләләрне җайлаштыру мәсьәләләренә тукталып үтелде.

“Дин өчен генә түгел, кешелек өчен, мөселманнар өчен хезмәт куюыгыз зур батырлык таләп итә”, дип билгеләп үтте һәм мөфтиләргә үзенең рәхмәтен җиткерде Россия президенты Дмитрий Медведев.

Очрашуда Татартан Республикасы мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов та РФ президенты алдында чыгыш ясады. Республикабыздагы ислам диненең торышы, якын арада чишеләсе мәсьәләләр турында сөйләде, ТҖ МДНнең эшчәнлеге белән берникадәр таныштырып үтте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана