string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7486.html"
05.07.2011 23:00

2011 елның 6 июлендә Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Ислам Иран Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегация составында

Ислам мәзһәбләрен якынайту Бөтеньдөнья ассамблеясенең генераль сәркатибе Аятолла Мөхәммәд Али Тәсхири, ИИРның хаҗ һәм паломниклык оешмасының җитәкчесе Али Лаяли, халыкара сораулар буенча ИИРнең Дини әйдәп баручысы каршындагы хаҗ-мисси җитәкчесе урынбасары Мөхәммәд Реза Багери, мәдәният һәм ислам бәйләнешләре оешмасының халыкара сораулар буенча җитәкчсе урынбасары Мөхәммәд Мәхди Иманипур, РФндәге ИИР Илчелеге каршындагы  мәдәни вәкиллек җитәкчесе Әбүзар Әбрахими Торкаман, Казан шәһәрендәге ИИРның генераль консулы Расул Багернежад Шаян, Казандагы ИИР генераль консуллыгының мәдәният аттешысы Парвиз Касыми, РФсендәге ИИР илчелеге каршысындагы мәдәни вәкиллек тәрҗемәчесе Идрис Кабул кебек күренекле дин әһелләре бар иде.

Иран делегациясе үзләрендәге мәгърифәтчелеккә һәм Рамазан аена бәйләнешле булган программаларының үзенчәлекләре белән таныштырды.

Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов ТҖ МДН эшчәнлеге, дәүләт органнары белән үзара хезмәттәшлек һәм мөселман яшьләренә бәйләнешле булган күп кенә проектларны яктыртып үтте.

Очрашу азагында – бигрәк тә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге үзара хезмәттәшлекне тагы да киңәйтүгә, ныгытуга  сүз куештылар.