“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре үз хуҗаларын тапты

07 июль 2011 ел 22:52

2011 елның 7 июлендә ТҖ Мөселманнарының Диния нәзарәте хезмәткәрләре Казан шәһәренең Үзәк никахлашу сарае залында узган,  гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләрен тапшыру тантанасында катнаштылар. Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе һәм “Мәҗани” мәчетенең имам-хатыйбы ярдәмчесе Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Медальләргә Казандагы 5 гаилә лаек дип табылды. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале, “Россия Федерациясендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан, Россия Президентының тормыш иптәше Светлана Медведева җитәкчелегендә оештыру комитеты тарафыннан 2008 елда булдырыла.

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана