Каратун бистәсе мәчетенең имам-хатыйбы Азат хәзрәт Гайнуллин юбилеен билгеләп үтте

05 июль 2011 ел 12:23

2011 елның 5 июлендә Апас районының Каратун бистәсе мәчетенең имам-хатыйбы Азат хәзрәт Гайнуллин үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Азат хәзрәт – 90 еллар башында Татарстанда беренчеләрдән булып мөхтисибәт оештырган фидакарь затларның берсе. Ватаныбыз, милләтебез өчен яхшылыклар, изгелекләр кылып, күп еллар дәвамында шушы төбәкнең казые булып торды.

Юбилей тантанасында администрация вәкилләре, район имамнары, мәхәллә халкы белән берлектә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм ТҖ МДНнең гомум бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнаштылар.

Халкыбызга һәм динебезгә кылган хезмәтләре өчен, Азат хәзрәт Гайнуллин Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана