string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7489.html"
08.07.2011 22:56

2011 елның 8 июлендә ТҖ Мөселманнарының Диния нәзарәте “Мәрҗани” мәчете территориясендә “Яхшылык – тормыш ул” ярминкәсен уздырды. Ярминкә “Апрель” реабилитацион үзәгендә тәрбияләнүче чикләнгән мөмкинчелеккә ия булган балаларның кул эшләреннән гыйбарәт иде. Ярминкәдә җыелган барлык акчалар да әлеге сабыйларга квалификацион ярдәм күрсәтүгә тотылачак.

Казан шәһәренең мөхтәсибе, “Мәрҗани” мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм аның ярдәмчесе Илфар хәзрәт Хәсәновлар да әлеге ярминкәнең әһәмиятлелегенә аерым басым ясап үттеләр, киләчәктә дә мондый төрдәге шәфкатьлелек акцияләрен бергәләшеп үткәрүгә теләктәшлек белдерделәр.

Узган атнада гына “Болгар” мәчетендә узган шундый төрдәге ярминкәдән соң, аның никадәр әһәмиятле булуын халык үзе үк дәлилләде. Казанлылар сабыйларның кул эшләрен сатып алып кына түгел, сәдака формасында да күпләп ярдәм күрсәттеләр. ТҖ МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов ятим, авыру, ярдәмгә мохтаҗ сабыйларга багышланган мондый хәйрия акцияләренең (башка төрле формаларда да!) киләчәктә дә дәвамлы булачагына ышаныч белдерде.