string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7492.html"
04.07.2011 14:43

2011 елның 4 июлендә ТҖ МДНнең “Татар радиосы” белән берлектә уздырган “Сабыйга” акциясенә йомгак ясалды. Бер ай буе дәвам иткән әлеге хәйрия акциясендә барлык теләгән кешеләр дә катнашып, сабыйларга үзләреннән ярдәм күрсәтә алдылар. Диния нәзарәте һәм “Татар радиосы” хезмәткәрләре, 2 нче махсуслаштырылган Казан нәниләр йортына барып, сабыйларның үзләре белән очрашты.

“Татар радиосы”ның директоры Алмаз Миргаязов: “Әлеге акциянең календарен киңәйтергә кирәк, елына бер ай дәвамында гына түгел, ешрак уздырсак, без үзебез алдында да, халык алдында, Аллаһы Тәгалә алдында да олы дәрәҗәләргә ирешербез”, дип билгеләп үтте.

Башкала казые Мәхмүт хәзрәт: “Шушы ятим балаларга караганнан соң, һәрбер ата-ана үзенең баласы алдындагы бурычын, гаилә җылысы, дини һәм дөньяви белем, әхлак-тәрбия бирүне искә төшерергә тиеш. Һәрбер кеше ятимнәргә сүзе, малы, карашы, мөгаләмәләсе белән ярдәм итсә иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә ятимнәргә ярдәм иткән кешеләргә шәфәгатьче булырмын, дигән. Күргәнебезчә, Казаныбызда да шәфкатьле кешеләр җитәрлек, күпме кеше әлеге акциядә катнашып, сабыйларга битараф калмаган, булдыра алганча, ярдәм күрсәткән”, дип ассызыклап үтте. Соңыннан ул балаларның киләчәкләре, хәерле гомерләре өчен дога кылды.

Ярдәм күрсәтү һәм хәйрият бүлеге мөдире Гөлнара Садыкова билгеләп үткәнчә, ТҖ МДН киләчәктә дә мондый төрдәге хәйрия акцияләрен үткәрүне күздә тота.