«Сабыйга» акциясе нәтиҗәләре

01 июль 2011 ел 15:54

2011 елның 4 июлендә ТҖ Мөселманнарының Диния нәзарәте “Татар радиосы” белән бергә “Сабыйга” акциясенең нәтиҗәләрен билгеләп үтәчәк.

Акцияне ТҖ Мөселманнарының Диния нәзарәте “Татар радиосы” белән берлектә оештырды һәм ул 1 июньнән 30 июньгә хәтле барды. Теләгән кеше ятим балаларга булышып, аларга бүләкләр: подгузниклар, юеш салфеткалар, төрле уеннар алып килә алды.

Барлык җыелган әйберләр дә 2 нче махсуслаштырылган Казан нәниләр йортына  тапшырылачак.

Чара Фучика урамы, 73 йорт адресы буенча узачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана