Голәмәләр һәм Казыйлар шураларының уртак утырышы

29 июнь 2011 ел 14:32

2011 елның 29 июнендә ТҖ МДН бинасында Голәмәләр һәм Казыйлар шураларының уртак утырышы узды.

Утырышта катнашучылар Мөфтигә, 1 июльдән алып 2011 елның ахырына кадәр намаз вакытларын раслау өчен тәкъдим әзерләделәр. Аеруча җәйге намаз вакытлары бәхәс тудырды. Намаз җәдвәле астрономик хисапларга нигезләнеп төзелгән.

Шулай ук утырышта, киләчәктә урта мәдрәсәләрнең уку процессына кертер өчен, Педагогия университеты һәм Россия ислам университеты чыгырган планнарны тикшерер өчен, Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм бу өлкәдә тәҗрибәле булган кешеләр кергән махсус комиссия оештырырга дигән карар чыгардылар. 

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана