string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7498.html"
27.06.2011 15:49

2011 елның 25 июнендә ТҖ мөселманнар Диния нәзарәте вәкилләре Вәлиулла хәзрәт Якупов, Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Рафик хәзрәт Мөхәмәтшин, Камил хәзрәт Сәмигуллин “Хәнәфи мәзһәбе әһәмияте һәм актуальлеге” дигән форумда катнаштылар. Форум Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы эшчеләр төбәгенең “Җәмиг” мәчетендә үзды.

Чарада шулай ук биш районның имам-хатыйблары, мәхәллә рәисләре, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының дини оешмасы җитәкчеләре, Ульяновск өлкәсе хокүмәтнең вәкилләре, муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре, “Биләр” мәдрәсәсе шәкертләре катнашты.

Катнашучылар татарларның күпъгасырлы традицияләре, безнең төбәктә Хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте турында чыгыш ясадылар.

Форумда, һәр квартал саен Ульяновск өлкәсенең 5 район имамнары өчен “Кулаткы укулары” уздырылачак дип, игълан ителде.