string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7499.html"
23.06.2011 15:48

2011 елның 23 июнендә ТҖ МДН бинасында Диния нәзарәтенең яңа Президиумның беренче утырышы узды. Көн тәртибенә куелган сорауларны тикшергәч, Президиум әгъзалары, Голәмәләр шурасы тәкъдим иткән китапларны, ТҖ МДН карамагында булган оешмаларда аларны кулланырга тыярга дигән карар чыгарды. ТҖ МДН хезмәткәрләренә (Кол Шәриф имам-хатыйбына, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибенә, “Рисалә” мәдрәсәсе директорына) "Шейх Али бин Аби аль-Изз аль-Ханафи. Комментарии к вероучению имама Ат-Тахави", Нижнекамск, Рисаля, 2011 – 504 с. китабын бастырган өчен шелтә белдерделәр.

Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Президиумга “Хәләл” комитетының җитәкчесе итеп Динар Садыйковны (элек “Хәләл” комитеты җитәкчесе урынбасары) һәм “Зәкәт” фондының җитәкчесе итеп Рөстәм Ясавиевне (элек Алабуга муниципаль районының имам-мөхтәсибе) билгеләвен хәбәр итте.

Утырыш ахырында Президиум ТҖ МДНга бәйле мәсьәләләрне дә тикшереп үтте.