string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7500.html"
22.06.2011 09:53

1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4.00 Германия хыянәтчел рәвештә Советлар Союзына бәреп керә һәм аңа каршы сугыш игълан итә. Әлеге сугыш 27 миллионнан артык совет гражданинының гомерен өзә.

2011 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4.00 Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте хезмәткәрләре, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов җитәкчелегендә, әлеге канкойгыч сугышта һәлак булганнарны хөрмәтләп искә алу максатыннан, Җиңү Паркында җыелдылар. “Мәдинә” мәчете имам-хатыйбы Гыйлмулла хәзрәт Хәлиуллин изге Коръәннән сүрәләр укыды, соңыннан барлык җыелган кешеләр дә сугыш кырында ятып калганнар өчен дога кылдылар.

Әлеге чарада шулай ук ТР хәрби комиссары ярдәмчесе полковник Логачев В.П., Казан гарнизоны хәрби коменданты ярдәмчесе, майор Зарипов Н.И., ТР буенча РФ Федераль Куркынычсызлык чик буе хезмәтенең ветераннар Советы рәисе, полковник Гимадеев Р.Ф., шулай ук Казан шәһәре администрациясе, Мәскәү һәм Яңа Савин районы вәкилләре, ветераннар, казан имамнары да катнашты.