string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7505.html"
16.06.2011 14:53

Әгерҗе районы. Лагерь үзәк мәчет каршында 20 июньнән эшли башлый (көндезге форма, түләүсез).

2. Азнакай районы. Лагерь Азнакай шәһәре үзәк мәчете каршында малайлар өчен 6 июньнән, кызлар өчен 4 июльнән эшли башлый (туклану кертелгән, бәясе 900 сум).

3. Аксубай районы. Лагерь июль башыннан эшли башлый (төгәл датасы әлегә билгеле түгел).

4. Актаныш районы. Лагерь Актаныш шәһәре үзәк мәчете каршында 6 июньнән 30 июньгә хәтле эшли (көндезге форма, түләүсез).

5. Алексеевск районы. Лагерь Алексеевск районының үзәк мәчете һәм мәдрәсә каршында йә 20 июньнән, йә 15 июльдән (төгәл датасы әлегә билгеле түгел) эшли башлаячак (түләүсез).

6. Әлмәт районы. Лагерь беренче мәхәлләдә малайлар өчен 1 июньнән 16 июньгә хәтле; кызлар өчен 13 июньнән 27 июньгә хәтле эшли; 27 июньнән 30 июльгә хәтле кызлар өчен Коръәнне өйрәнү буенча лагерь булачак (барысы да түләүсез).

7. Апас районы. Лагерь Апас үзәк мәчете каршында 25 июньнән эшли башлый (2 атна дәвам итәчәк, көндезге форма, туклану каралган, түләүсез).

8. Арча районы. Лагерь Арча үзәк мәчете һәм станция мәчете каршында июль башыннан эшли башлый (төгәл датасы әлегә билгеле түгел, көндезге форма, туклану каралган, түләүсез).

9. Әтнә районы. Каенсар урманындагы  «Чулпан» ял һәм сәламәтләндерү лагере 25 июньнән эшли башлый (18 көн дәвам итәчәк, яшәү һәм туклану белән бәясе 1000 сум).

10. Баулы районы. Лагерь Баулы шәһәренең «Өмет» мәчете каршында 10-15 июльләрдә башлана (көндезге форма, туклану кертелгән, түләүсез).

11. Бөгелмә районы. Үзәк мәчет һәм 13 мәхәллә каршында 13 июньнән 24 июньнән хәтле лагерьның 1 сменасы, 27 июньнән 8 июльгә хәтле 2 сменасы, 11 июльдән 22 июльгә хәтле 3 сменасы эшләячәк (көндезге форма, көнгә ике тапкыр туклану каралган, түләүсез).

12. Югары Ослан районы. Лагерь үзәк мәчет каршында 4 июльдән 17 июльгә хәтле эшлиячәк (көндезге форма, туклану каралган, түләүсез).

13. Биектау районы. Лагерь үзәк мәчет каршында 1-2 июльдән эшли башлый (20 көн дәвам итә, көндезге форма, түләүсез).

14. Чүпрәле районы. Лагерь Чүпрәле үзәк мәчете һәм 4 мәхәллә каршында июль ахырында эшли башлаячак (төгәл датасы билгеле түгел, көндезге форма, түләүсез).

15. Алабуга районы. Лагерь малайлар өчен 20 июньнән 1 июльгә кадәр, кызлар өчен 1 июльдән 10 июльгә кадәр эшлиячәк.

16. Зәй районы. Югары Лоҗы авылында «Иман» лагеренда кызлар өчен 20 июньнән (2 атна дәвам итәчәк), малайлар өчен 5 июльдән (шулай ук – 2 атна) эшли башлый, (лагерьда яшәү, көненә 5 тапкыр туклану каралган, түләүсез).

17. Яшел Үзән районы. Рухи-әхлакый «Таң» лагере 1 июльдән 15 июльгә хәтле эшли (лагерьда яшәү, туклану каралган, бәясе 2500 сум).

18. Кайбыч районы. Лагерь Кайбыч үзәк мәчете каршында 1 июльдән 10 июльгә кадәр эшли (көндезге уку формасы, туклану кертелгән, түләүсез).

19. Кама Тамагы районы. Лагерь үзәк мәчет каршында 1 июльдән 10 июльгә кадәр эшли (көндезге уку формасы, түләүсез).

20. Кукмара районы. Лагерь Уркуш авылында малайлар өчен 1 июльдән, кызлар өчен 1 августтан эшли башлый (көндезге форма, яшәү һәм туклану каралган, түләүсез).

21.  Лаеш районы. Лагерь Лаеш үзәк мәчете каршында июль башыннан эшли башлый (көндезге форма, түләүсез).

22. Лениногорск районы. Малайлар өчен лагерь Лениногорск шәһәренең үзәк мәчете каршында «Сәлам» базасында 18 июньнән 3 июльгә кадәр эшли (14 көн дәвам итәчәк, 5 тапкыр туклану каралган, бәясе 1000 сум).

23. Мамадыш районы. Лагерь Мамадыш мәдрәсәсе базасы каршында малайлар өчен 6 июньнән 25 июньгә кадәр; кызлар өчен 25 июньнән 15 июльгә кадәр эшләячәк (лагерьда яшәү һәм туклану каралган, бәясе 500 сум).

24.  Менделеевск районы. Лагерь Менделеевск үзәк мәчет каршында 20 июньнән эшли башлый (2 атна дәвам итәчәк, көндезге форма, түләүсез).

25. Минзәлә районы. Лагерь Минзәлә үзәк мәчете каршында 20 июньнән эшли башлый (10 көн дәвам итәчәк, түләүсез).

26. Мөслим районы. Лагерь Мөслим үзәк мәчете каршында июльдә эшли башлый (төгәл датасы әлегә билгеле түгел, көндезге форма, түләүсез).

27. Яр Чаллы районы. Лагерь «Әбүзар» мәчете комплексы каршында малайлар өчен 14 июньнән (көндезге форма, туклану каралган, түләүсез); кызлар өчен «Нур Ихлас» мәчете каршында 27 июньнән эшли башлый (көндезге форма, түләүсез); 4 июльдән «Әбүзар» мәчете комплексы каршында малайлар өчен (лагерьда яшәү һәм туклану каралган, түләүсез); 14 июльдән «Нур Ихлас» мәчете каршында шулай ук малайлар өчен (яшәү һәм туклану белән, түләүсез) булачак. Июльдә «Тәүбә», «Рамазан», «Чишмә», «Ихлас», «Туфан» кебек мәчетләрдә лагерьлар уздыру күздә тотыла.

28. Түбән Кама районы. Лагерь №24 лицей базасында июльдә эшли башлый (төгәл датасы әлегә билгеле түгел, яшәү һәм туклану каралган, бәясе 1500 сумнан алып 2000 сумга кадәр).

29. Яңа Чишмә районы. Лагерь Яңа Чишмә районының үзәк мәчете һәм Тубылгы Тау авылы мәчете каршында 1 июльдән 10 июльгә хәтле эшли (көндезге форма, түләүсез).

30. Нурлат районы. Лагерь «Якты күл» авылында кызлар өчен 15 июньнән; малайлар өчен 25 июньнән (яшәү һәм ашау кергән, түләүсез), Нурлат мәдрәсәсендә 20 июньнән (көндезге форма, түләүсез) эшли башлаячак.

31. Питрәч районы. Лагерь үзәк мәчет каршында 1 июльдән эшли башлый (көндезге форма, түләүсез).

32. Балык Бистәсе районы. Лагерь үзәк мәчет каршында 1 июльдән эшли башлый (10 көн дәвам итәчәк, көндезге форма, түләүсез).

33. Сарман районы. Сарман районы Рангазар авылында «Шифа» лагере малайлар өчен 29 июньнән 10 июльгә хәтле; кызлар өчен 13 июльдән 24 июльгә хәтле булачак (лагерьда яшәү, туклану каралган, бәясе 1500 сум).

34. Теләче районы. Үткәрү вакыты төгәл билгеле түгел (якынча июль башыннан).

35. Чирмешән районы. Лагерь Бәрәкә, Туймак, Теркәле, Кармыш, Үтәмеш, Утыз Имән авыллары мәчете каршында 1 июльдән эшли башлый (көндезге форма, түләүсез).

36. Чистай районы. Лагерь «Иман», «Нур», «Әнәс» мәчетләре каршында 4 июльдән 3 төркем буенча эшли башлый: 1 төркем – 4 тән 7 яшькәчә малайлар; 2 төркем – 7 дән 14 яшькәчә малайлар; 3 төркем – 7 дән 14 яшькәчә кызлар. (2 атна дәвам итәчәк, көндезге форма, бәясе 500 сум).

37. Ютазы районы. Лагерь үзәк мәчет каршында 20 июньнән эшли башлый (10 көн дәвам итәчәк, яшәү һәм туклану каралган, бәясе 1000 сум).