string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7506.html"
16.06.2011 12:14

2011 елның 15 июнендә Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәтендә Голәмәләр шурасының яңартылган составының беренче утырышы булып узды. Утырыш барышында күп кенә оештыру мәсьәләләренә тукталып үтелде.

Шураның яңа әгъзалары белән танышканнан соң, норматив база анализлап үтелде. Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батров билгеләп үткәнчә, ТҖ МДНнең Уставына эшчәнлеге өр-яңадан булдырылган тулы бер бүлек кертелгән.

Көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булган үрнәк вәгазьләр барланды, алар буенча фикер алышу булды, шулай ук ТҖ МДН карамагындагы учреждениеләрдә тарату һәм куллану өчен тыелган китаплар исемлеге барлап чыгылды.

Күпчелек тавыш белән, Голәмәләр шурасы Мөфтигә түбәндәге 5 китапны ТР мәчет һәм мәдрәсәләрендә тыярга тәкъдим итте:

1.     Шейх Али бин Аби аль-Изз аль-Ханафи. Комментарии к вероучению имама Ат-Тахави. Нижнекамск, Рисаля, 2011 – 504 с. (русчага тәрҗемәсе);  

2.     Абу Адель. Молитва обязательна в Исламе. Самая короткая молитва (русча һәм татарчага тәрҗемәсе);

3.     Умар Сулейман аль-Ашкар. Вера в Аллаха. Издательство «МИР». Пер. с арабского, вступ. слово и примечания Э.Р. Куливеа. 2008 – 366 с. (русчага тәрҗемәсе);

4.     Мухаммад Насирад-Дин аль-Албани. Описание молитвы Пророка (да благословит его Аллах и приветствует) с самого начала до конца, как если бы это видели собственными глазами. М.: УММА, 2004. – 270 с. (русчага тәрҗемәсе);

5.     Камаль Эль Зант. Расскажи мне о вере. Казань: Издательство «Идель-Пресс», 2007. – 528 с.

Рөстәм Батров билгеләп үткәнчә, әлеге китапларга экспертиза ясалган, яхшылап тикшерелгәннәр һәм Голәмәләр шурасы аларны тыю карарына килгән.

Әлеге әдәбиятның “тыелган исемлеккә” керүенең төп сәбәбе булып аларның хәнәфи-матуриди традицияләренә туры килмәве тора.

Хәнәфи мәзһәб, ТҖ МДН Уставы белән берлектә, әлеге оешма өчен норматив-хокуки нигез булып тора. Матуруди мәктәбе, үз чиратында, идел-урал регионы өчен тарихи традицион, шул ук вакытта дини тәгълимат һәм Татарстан ислам руханилыгы эшчәнлегендә өстенлек итүче мәктәпләрнең берсе.