string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7507.html"
23.05.2011 14:58

2011 елның 23 маенда Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәте идарәсе белән Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте арасындагы хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды. Килешүне Федераль хезмәт идарәсе башлыгы Шабаев Фаяз Баян улы һәм Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов рәсмиләштерделәр.

ТҖ МДН инде күп еллар дәвамында наркотикларга бәйлелеге булганнар һәм аларның якыннары белән эшли, дин тотучыларны да наркотиклар китергән афәт турында даими кисәтеп килә. Әлеге килешүгә кул куелу ТҖ МДН һәм НКФХИнең дини оешмаларның наркомания белән авыручыларга, аларның якыннарына социаль, медицина-социаль, рухи һәм башка ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен арттыруга тагы да җитдиерәк каравын һәм сыйфатлы бердәм хезмәте турында сөйли.

Әлеге килешүне төзү уңаеннан профессиональ әзерлек, мөселман оешмалары вәкилләрен медицинадан тыш чараларда наркотикларны профилактикасын, наркотикларга бәйлеләр өчен мәчетләр каршында реабилитацион үзәкләрне үстерү, яңадан әзерләү күздә тотыла. Еш кына дин наркотиклар белән бәйләнгән кешеләргә бердәнбер коткару чарасы булып тора. Дини оешмалар һәм реабилитацион үзәкләр психоактив матдәләр белән бәйле иң җитди авырулы кешеләрне дә тормышка кире кайтару, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү тәҗрибәсенә ия. Аларның нәтиҗәлелеге 85%ка кадәр җитә. Әлеге зур нәтиҗәгә кешенең шәхес буларак рухи яңарышы нигезендә ирешелә.

Килешү үз чиратында Татарстан наркополиция һәм мөселман оешмаларын бердәм көч белән эшләтергә, яшьләр арасында наркотикларга каршы информацион-мәгариф оешмалары төзергә мөмкинчелек бирәчәк.

Бердәм чаралар һәм акцияләр үткәрү, шулай ук хәйриячелек характерындагы, киләчәктә Халыкара наркотик матдәләр куллануны тыйган һәм аларның законсыз әйләнешенә бәйләнешле чаралар үткәрү күз уңында тотыла.

Идарәчелекләр арасында килешү төзелү уңаеннан, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов медицинадан тыш чараларда наркотикларны куллануны тыелуы, аларны әзерләү һәм тарату, алардан кергән керемнең зарарлыгы турында Россиядә беренче тапкыр фәтва бирде.

Әлеге килешүгә кул куелган көннән алып, Татарстанның барлык имамнарына да һәр квартал җомга намазларында наркотикларны куллану һәм таратуның гөнаһ булуын сөйләү бурычы куелачак.