Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Актаныш һәм Ютазы районнарында булып кайтты

03 июнь 2011 ел 17:15

2011 елның 26 маенда мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Актаныш районында булып кайтты. Биредә ул районга яңа имам-мөхтәсиб сайлауда катнашты, әлеге вазыйфаны хәзер Ләис Галләмов башкарачак. Соңыннан Мөфти Ютазы районына юл тотты, биредә шулай ук имамнар белән очрашты, яңа мөхтәсиб буларак Марат хәзрәт Мәрдәншин сайланды.

Әлеге районның Уруссу һәм Ак Баш авылларындагы яңа мәчет һәм Ютазы авылындагы мәдрәсә нигезләренә беренче таш куелды. Ютазы районы халкы соравы буенча, район башлыгы мөселманнар өчен зыяратка яңа җир бүлеп биргән, 26 май көнне аны рәсми рәвештә ачтылар.

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана