IV мөселман “Каләм” фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

03 июнь 2011 ел 17:29

31 майда ММЧ арасында IV мөселман “Каләм” фестиваленең нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге фестиваль кысаларында журналистлар өчен ике мастер-класс – “Сәнгать буларак журналистика” һәм “Низаг белән идарә итү” үткәрелде һәм җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чарада Татарстан республикасы Президенты каршындагы дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, ТР буенча элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге күзәтчелек  хезмәте буенча Федераль идарәсе җитәкчесе Айрат Зарипов, КФУның журналистика һәм социология факультеты деканы Васыйл Гарифуллин, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Шаян да катнаштылар.

Номинацияләрнең җиңүчеләре:

Мөселманнар турында иң яхшы ТВ сюжеты:

  • Альфред Мөхәммәтрәхимов (ТНВ)
  • Сәрия Хәбибуллина (KZN)
  • Рәмис Латыпов (“7 дней”)

Иң яхшы интернет-ресурс:

  • Айзирәк Гәрәева (INTERTAT)
  • Әмирхан Исхакый (TATARTIME)

Мөселманнар турында иң яхшы радиотапшыру:

  • Александр Долгов («Азатлык»)
  • Илнур Фәйзрахманов («Яңа гасыр»)

Мөселманнар турында дөньяви ММЧларындагы иң яхшы материал:

  • Диана Бачурина («Интерфакс»)
  • Рәшида Әхмирова («Ирек мәйданы»)

Мөселманнар турында дини ММЧларындагы иң яхшы материал:

  • Сәкинә Хәйруллина («Дуслык»)
  • Нияз Сабирҗанов

 Ислам турында дөньяви ММЧларындагы иң яхшы кушымта:

  • Илфат Фәйзрахманов («Безнең гәҗит»)

Мөселманнар турында иң яхшы видеоматериал:

  • «Актуаль ислам» иҗат төркеме (ТНВ)
  • Сәрия Гарипова («Кыйбла» Чаллы)

Оештыручыларның махсус бүләкләре:

  • Татмедиа – Алия Сабирова (Татар-информ)
  • Шәһәр администрациясе – Сәрия Хабибуллина (KZN)
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана