И. Фәйзов: «Сездән нәтиҗәле эш көтәм... »

03 июнь 2011 ел 17:33

31 май көнне Диния нәзарәтенең беренче Пленум утырышы булып узды. Биредә республиканың барлык имам-мөхтәсибләре, уку йортларының ректорлары катнашты. Бердәм тавыш белән Президиум әгъзалары, Голәмәләр Шурасы, Казыйлар Шурасы һәм ТҖ МДН Аксакаллар Шурасы билгеләнде. ТҖ МДН Голәмәләр Шурасы рәисе итеп янә РИУ фәнни эшләр проректоры Рөстәм Батров, Аксакаллар Шурасы рәисе буларак Камил Бикчәнтәев сайланды. Шулай ук Казыйлар Шурасында да берникадәр үзгәрешләр барлыкка килде: республика территориясен 9 регионга бүлделәр. Башкала регионын – Мәхмүт Шәрәфетдинов, төньяк-көнбатыш регионын – Сөләйман Зарипов, төньякны  Җәлил Фазлыев һ.б. җитәкләячәкләр.

Шулай ук катнашучылар балаларга җәйге аланнар үткәрер өчен методик кулланмалар алдылар, ТҖ МДНнең яңа бүлекләренең җитәкчеләре белән таныштылар, “Болгар җыены”нда катнашу һәм аттестация үтүгә бәйләнешле сорауларга ачыклык керттеләр.

Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов үзенең чыгышында оештыру эшләре беткәнлеген, эшкә тотынырга вакыт икәнлеген искәртте: “Сезне имам-мөхтәсибләр итеп сайладылар, һәм сез әлеге ышанычны, көтелгән өметне акларга тиешсез. Мин сездән нәтиҗәле эш көтәм”.

Пленумда Татарстан республикасы президенты каршындагы дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин да катнашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана