string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7512.html"
03.06.2011 17:25

2011 елның 27 маенда “Кол Шәриф” мәчетендә татар шәмаилләре һәм гарәп каллиграфиясе  галереясе белән Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә булышлык күрсәтү Фонды ярдәме белән, өченче гарәп каллиграфиясе конкурсы уздырдылар.

Әлеге конкурс җәмәгатьчелекнең, мөселманнарның әлеге сәнгатькә игътибарын җәлеп итү, гарәп язуын һәм аның мөмкинчелекләрен пропагандалау, ислам мәдәниятенең уңышларын үстерү максатыннан үткәрелде.

Конкурсның катнашучылары арасында профессиональ рәссамнәрне, бизәүче-дизайнерлар, гарәп телен һәм каллиграфиясе укытучыларын, студентлар, мәктәп укучыларын, шулай ук гарәп каллиграфиясен яратучыларны күрергә була иде.

Берничә төрле каллиграфик язу сәләтенә ия булганнары өчен, “Каләм остасы” номинациясендә Әмир Беляев, Алсу Низаметдинова, Айсылу Бекжановалар җиңүчеләр дип табылды.

 Каллиграфия сәнгатен үстерү һәм попагандалау, классик өслүбтә каллиграфик әсәрләр иҗат иткәне өчен, “Классик” каллиграфия остасы” номинациясендә җиңүче исеменә Рамил Насыйбуллов лаек дип табылды.

 Традицион татар-мөселман сәнгатенең пыяладагы рәсем сәнгатенә керткән өлеше өчен, “Пыяладагы шәмаил” остасы” номинациясенең җиңүчесе Гыйрфанова Фирдәүс булды.

 “Тәсхиб остасы”нда Низаметдинова Алсу җиңүче булды.

Иң оригиналь һәм фәлсәфи әсәр, заманча сәнгать серияләре (сынлы сәнгать, мөһер һ.б.) өчен, “Гарәп-график авангарт мастеры” дип Рөстәм Шәмсутов билгеләнде.

“Милли колорит” номинациясе җиңүчесе – Чулпан Шәрифуллина.

Өстәмә номинацияләрнең җиңүчеләре:

Россияда, шулай ук Халыкара күргәзмә һәм проектларда актив катнашуы өчен, Нәҗип Нәккаш “Иң актив һәм уңышлы каллиграф” исеменә лаек булды.

Гарәп теле һәм каллиграфиясе буенча күпьеллык остазлыгы, каллиграфия сәнгатен дәвам итә алырлык шәкертләр әзерләве өчен, Әхмәт Сабиров “Оста -“остаз” исемен алды”.

Гарәп каллиграфиясен, татар шәмаиле сәнгатен, татар-мөселман сәнгатен яктыртуы өчен, шулай ук күргәзмә эшчәнлеген оештырганы һәм пропагандалаганы өчен, ОО КТИК  бүләкләр исемлегенә керде.

Татар милли сәнгатен үстерү максатыннан күргәзмәләр оештыруда, басма китаплар чыгаруда куйган өлеше, ярдәме өчен, «Татнефтехиминвестхолдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин бүләкләнде.

Шулай ук, актив катнашулары өчен, Казан шәһәренең №1 балалар сәнгать мәктәбе дә билгеләп үтелде .

Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.