"Ак мәчет" мәдрәсәсендә ачык дәрес

11 сентябрь 2014 ел 10:45

Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсендә шәкертләргә экстремизм темасына кагылышлы дәрес үткәрелде. Дәресне мәдрәсә мөгаллиме Азат хәзрәт Шәрипов үткәрде. “Экстремизм – юк!” дип аталган ачык дәресне шәкертләр, мөгаллимнәр һәм башкалар тыңлады. Хәзрәт  традицион дини белемнәрне өйрәнү һәм белү белән генә экстремизм кебек тискәре күренешләргә каршы торып булуы хакында аңлатты. Мондый ачык дәресләр мәдрәсәдә ел саен үткәрелә.

Берничә көн элек исә "Ак мәчет" мәдрәсәсе коллективы шәкертләр белән бергәләшеп матур табигатьле Кама елгасы буенда ял итүне оештырды. Биредә азан әйтелде, хәзрәтләр һәм шәкертләр сафларга басып намаз укыдылар. Намаздан соң спорт уеннары үткәрелде. Мөгаллимнәр һәм шәкертләр барысы бергә футбол уйнап, күңелле һәм дә файдалы итеп вакыт үткәрделәр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана