Мөфти Әлмәттә дин белгечләрен каршы алды

10 сентябрь 2014 ел 17:16

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Әлмәт районына сәфәр кылды. Мөфти хәзрәтләре Җәмигъ мәчетендә имам-мөхтәсиб, мәхәллә халкы белән очрашып, җирлектә яшәүче мөселманнарга, мәчетләрдә алып барылган дини эшчәнлеккә кагылышлы, дәгъват эшләренә бәйле сораулар хакында сөйләште. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт эшләре, алдагы көннәргә планнар белән таныштырды.

Мәчеттә узган очрашудан соң нәзарәт вәкилләре Әлмәт мәдрәсәсендә булып, дини уку йортында гыйлем бирү тәртипләре белән кызыксындылар. Мөфти биредә Сириядән килгән мөхтәрәм кунаклар - дин галимнәрен каршы алды. Сириянең вакф һәм ислам эшләре министры Мөхәммәд Әссәйд Абдуссатар һәм танылган ислам галиме, шәех, доктор Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазанов мәдрәсә шәкертләренә дәрес уздырдылар.

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана