11 сентябрьдә Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сириянең вакф һәм ислам эшләре министры Мөхәммәд Әссәйд Абдуссатар һәм танылган ислам галиме, шәех, доктор Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазанов белән очраша.
Мөхтәрәм кунаклар Татарстанга мөфти чакыруы буенча һәм Россия төбәкләрендә Ислам үсеше белән танышу, дини мәгариф, фән өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан киләләр.
Әлеге очрашу кысаларында сәгать 13.30да матбугат конференциясе уздырыла.