Лаеш районының Сакура авылында махсус корбан чалу комплексы төзелеше бара. Бүген иртән мөфти юл буена урнашкан "Юлчы" мәчете янында урнашкан әлеге комплексны карады. Әлеге урын Корбан бәйрәменә төзелеп бетәр дип көтелә. Алга таба башка районнарда да шушыңар охшаш төзелешләр алып бару ниятләнелә.
Комплекс хакында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга "Әл-Хәләл" оешмасы директоры Азат Гайнетдин сөйләде.
Быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Әл-Хәләл" оешмасы белән берлектә Казан мәчетләре яныннан корбанлыкка чалынган терлек калдыкларын эшкәртү өчен Алабугадагы заводка җибәрүне оештыра. Терлек калдыкларын махсус контейнерларда Лаеш районына чыгарачаклар, аннары Алабугага юллаячаклар. Бу хезмәт түләүсез һәм санитар нормаларны тиешенчә үтәү максатыннан оештырыла.