Лаешта заманча корбан чалу комплексы төзелә

10 сентябрь 2014 ел 14:03

Лаеш районының Сакура авылында махсус корбан чалу комплексы төзелеше бара. Бүген иртән мөфти юл буена урнашкан  "Юлчы" мәчете янында урнашкан әлеге комплексны карады. Әлеге урын Корбан бәйрәменә төзелеп бетәр дип көтелә. Алга таба башка районнарда да шушыңар охшаш төзелешләр алып бару ниятләнелә.

Комплекс хакында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга "Әл-Хәләл" оешмасы директоры Азат Гайнетдин сөйләде.  

Быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Әл-Хәләл" оешмасы белән берлектә Казан мәчетләре яныннан корбанлыкка чалынган терлек калдыкларын эшкәртү өчен Алабугадагы заводка җибәрүне оештыра. Терлек калдыкларын махсус контейнерларда Лаеш районына чыгарачаклар, аннары Алабугага юллаячаклар. Бу хезмәт түләүсез һәм санитар нормаларны тиешенчә үтәү максатыннан оештырыла. 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана