Казанда Коръән өйрәнү түгәрәкләре эшли

10 сентябрь 2014 ел 13:45

9 сентябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән-хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Собиров, нәзарәтнең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин белән Казан мәчетләре каршында Изге китапны уку түгәрәкләрен оештыру хакында сөйләште.

Дөньяви мәктәпләрдә уку елы - кыңгырау шалтыравыннан, ә республика мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә гыйлем туплау Коръән дәресләреннән башланды. ТР МДНнең Коръәнне өйрәнү бүлеге һәм Коръән-хафизлар әзерләү үзәге, "Зәкят" хәйрия фонды тырышлыгы белән Изге китапны уку һәм ятлау курслары оештырылды. 

Сентябрь башыннан Казанның 14 мәчетендә һәм бер мәдрәсәдә әлеге түгәрәкләр эшләп китте. Узган атнада Изге китапны өйрәнергә 200ләп кеше җыелды. 

Түбәндәге мәчетләрдә Коръән дәресләренә килергә мөмкин:

Өметлеләр (Азина 2, 1в),

Кабан арты (Һади Такташ, 26),

Гаилә (Җәүдәт Фәйзи, 3),

Апанай (Каюм Насыйри, 27),

Җидекүл (Яңа ур.),

Әниләр (Газ, 18),

Кояшлы (Кулбаш, 13),

Буа мәчете (К.Либкнехт, 79),

Нурулла (Мәскәү, 74),

Хөзәйфа (Ю. Фучик, 52),

Казан Нуры ( Х.Амирхан, 3),

Салихҗан ( Бестужев, 26),

Ризван (Мәүләтов, 48а),

Жомга (Ильич, 4),

Мәрҗани (Каюм Насыйри, 17),

Ярдәм (Серов, 4а) .

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана