Мөхтәсибләр Корбан бәйрәменә әзерләнә

08 сентябрь 2014 ел 13:35

8 сентябрьдә ТР МДНдә Казанга якын районнар мөхтәсибләре  Корбан бәйрәменә әзерләнү чаралары хакында киңәштеләр. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин  җитәкчелегендә үткән сөйләшүдә баш казый ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Питрәч, Лаеш, Биектау, Югары Ослан районнары имам-мөхтәсибләре катнашты.   

Дин әһелләре башкалага якын районнарда корбан чалу йоласын башкару шартлары, мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар. Бүгенге көндә  дин әһелләре корбан чалуларны оештыруга кагылышлы кайбер мәсьәләләр буенча  район җитәкчеләре белән үзара сөйләшүләр алып баралар. Иң беренче чиратта бу, махсус корбан чалу урыннарында тәртип булдыруга һәм җыештыруга кагыла. Әлеге урыннарга  мал чалганнан соң калган терлек калдыкларын җыю өчен контейнерлар кую көтелә.

Корбан бәйрәме Ураза бәйрәме тәмамлангач җитмеш көн узуга,  зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Быел Корбан гаете 4 октябрьгә туры килә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана