Төрле дин вәкилләре велоузышта катнаша

10 сентябрь 2014 ел 10:24

ТР МДН һәм Татарстан митрополитының яшьләр белән эшләү бүлекләре, яхүди һәм католик җәмәгатьчелеге белән берлектә "Экстремизм -юк!" айлыгы кысаларында велоузыш үткәрәләр. Велоузыш 11 сентябрьдә уздырыла. Әлеге уртак  чара  Татарстанда төрле дин вәкилләренең үзара килешеп, тату яшәүләрен күрсәтә, шул ук вакытта ул татарстанлыларның экстремизм кебек тискәре куренешләргә каршы булуларын раслый. 

Яшьләр төркемнәре төрле урыннардан кузгалып китәчәкләр: мөселман яшьләре - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасы яныннан, православие вәкилләре - Татарстан митрополиты яныннан, католиклар һәм яхүдиләр үзләренең гыйбадәтханәләре яныннан.

Барлык катнашучылар "Казан" загсы янында  очрашып, тынычлыкны саклауга багышланган флешмобта катнашачак. Флешмоб сәгать 10.00дә була. 

Акцияне оештыру, үткәрү турында мәгълүматлар, фотолар «#мы_за_мир!» и «#We_are_for_peace!» хештег атамалары астында социаль челтәрләрдә урын алачак. 


 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана