«Апрель» үзәгендә беренче сыйныфка баручыларны котладылар

05 сентябрь 2014 ел 15:26
«Апрель» үзәгендә беренче сыйныфка баручыларны котладылар

ТР МДНнең  "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәрләре "Апрель" балаларны тернәкләндерү үзәгендә Белем көненә багышланган тантанада катнаштылар. Биредә дәваланучы 22 бала беренче сыйныфка укырга кергән. Татарстан мөфтияте  сабыйларның һәм ата-аналарының шатлыгын уртаклашты. "Зәкят" хәйрия фонды беренче сыйныфка керүчеләргә уку сумкалары бүләк итте. Фонд хезмкәткәрләре балаларга сәламәтлек, укуларында уңышлар, укытучыларга, ата-аналарга сабырлык һәм балалар белән гоурланырлык мөмкинлекләр теләделәр. 

"Апрель" үзәге директоры  Наталья Трифонова даими рәвештә ярдәм кулы сузган "Зәкят" хәйрия фондына рәхмәтен белдерде. 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана