2 сентябрьдә Россия ислам институты базасында һәм имамнар квалификациясен күтәрү үзәгендә Идел буе федераль төбәге имамнарының белемен арттыру курслары башланды. Әлеге курста Татарстан, Мордовия, Пермь крае, Саратов, Түбән Новгородтан килгән 30лап дин әһеле укый. Ун көн дәвамында дин әһелләре дөньяви һәм дини фәннәр буенча лекцияләр тыңлыйлар.
3 сентябрьдә ТР МДНнең "Хәләл" стандартлар комитеты белгечләре имамнарга хәләл турында лекцияләр укыдылар. Комитет рәисе урынбасары Ирек Җиһаншин "хәләл стандарты" хакында җентекләп сөйләде.
"Җитештерүче предприятие безгә килеп: “Без дә хәләл стандартлар буенча эшләргә телибез”, - дип мөрәҗәгать итә икән, аларның гаризалары нигезендә үз эшчәнлегебезне башлыйбыз.ТР МДН "Хәләл" комитеты теркәлү үткән һәр оешмага күзәтчелек итә. Казанның “Тест-Татарстан” Республика сертификация методик үзәге белән бер система оештырдык. Әлеге система нигезендә Россия буенча эшчәнлек алып барырга хокукыбыз бар. Предприятиеләргә дә бик уңайлы, аларга башка базарларны яуларга ярдәм итәбез. Комитет тарафыннан күзәтчелек ителә торган кошчылык фабрикаларында кош ите дини кануннар кушканча әзерләнә", - дип сөйләде ул. Хәләл товар җитештерү тәртипләре белән дә таныштырды.