Идел буе имамнары "Хәләл" комитеты эшчәнлеге белән таныштылар

05 сентябрь 2014 ел 10:34

2 сентябрьдә Россия ислам институты базасында һәм имамнар квалификациясен күтәрү үзәгендә Идел буе федераль төбәге имамнарының белемен арттыру курслары башланды. Әлеге курста Татарстан, Мордовия, Пермь крае, Саратов, Түбән Новгородтан килгән 30лап дин әһеле укый. Ун көн дәвамында дин әһелләре дөньяви һәм дини фәннәр буенча лекцияләр тыңлыйлар. 

3 сентябрьдә ТР МДНнең "Хәләл" стандартлар комитеты белгечләре имамнарга хәләл турында лекцияләр укыдылар. Комитет рәисе урынбасары  Ирек Җиһаншин "хәләл стандарты"  хакында җентекләп сөйләде. 

"Җитештерүче предприятие безгә килеп: “Без дә хәләл стандартлар буенча эшләргә телибез”, - дип мөрәҗәгать итә икән, аларның гаризалары нигезендә үз эшчәнлегебезне башлыйбыз.ТР МДН "Хәләл" комитеты теркәлү үткән  һәр оешмага күзәтчелек итә. Казанның “Тест-Татарстан” Республика сертификация методик үзәге белән бер система оештырдык. Әлеге система нигезендә  Россия буенча эшчәнлек алып барырга хокукыбыз бар. Предприятиеләргә дә бик уңайлы, аларга башка базарларны яуларга ярдәм итәбез. Комитет тарафыннан күзәтчелек ителә торган кошчылык фабрикаларында кош ите дини кануннар кушканча әзерләнә", - дип сөйләде ул. Хәләл товар җитештерү тәртипләре белән дә таныштырды. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана