Мөфти Балтач районы мөселманнары белән очрашты

03 сентябрь 2014 ел 16:33

Бүген мөфти Камил хәзрәт Балтач районында булды. Бүген Балтачның "Миңлегөл" мәчете ачылганга 10 ел тулу уңаеннан чаралар оештырылган иде. Мөфти әлеге бәйрәм чарасында  катнашты һәм район мөселманнары белән очрашты.

Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Балтач имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Мөфти белән очрашуга районның барлык имамнары һәм тирә-як районнардан имам- мөхтәсибләр җыелган иде. Дин әһелләре авыл җирлекләрендәге мәчетләр эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр, дини белем бирү һәм башкалар хакында сөйләштеләр. 

Камил хәзрәт авылларда динебез кыйммәтләрен халыкка җиткерүче имамнарның гозерләрен тыңлады, сорауларына җавап бирде һәм эшләрендә уңышлар теләде. Шулай ук ул Җәлил хәзрәтнең әнисе мәрхүм булу сәбәпле кайгысын уртаклашты. 

 

 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана