Республикада экстремизмга каршы айлык башланды

03 сентябрь 2014 ел 13:02

Татарстанда "Экстремизм - юк!" дип аталган айлык башланды. Ул милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, экстремизмга һәм террорлыкка каршы чаралар күрү, иҗтимагый фикер булдыру максатыннан уздырыла.

Айлык планы Татарстан Президенты тарафыннан  расланган. 

Айлык кысаларында ТР МДН чарлар уздыра, аерым алганда республика мәчетләрендә Иделбуе татарлары мирасына һәм аларның гореф-гадәтләренә, җәмгыятьтә экстремизм килеп чыкмасын өчен башкарыла торган гәмәлләргә багышланган вәгазьләр сөйләнеләчәк, мөселман уку йортлары арасында "Экстремизм - юк! Спорт - әйе!" шигаре астында спартакиада үткәреләчәк, төрле дин вәкилләре катнашында велоузыш оештырыла. 

Быел айлык Татарстанда 4  нче мәртәбә үткәрелә һәм ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана