Өченче мәртәбә "Якупов укулары" үткәрелә

02 сентябрь 2014 ел 14:39

“II Якупов укулары” фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыгы дөнья күрде.  “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан нәшер ителгән әлеге җыентыкка 2013 елның 4 сентябрендә уздырылган дини, фәнни чарада катнашучыларның чыгышлары тупланган.

Җыентык Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Вәлиулла хәзрәт хакында әйтелгән фикерләре белән ачыла. “Вәлиулла хәзрәтнең күп төрле эшләрен, фикерләрен, ниятләрен туплап караганда, ул өч төп байлыкны булдырырга, кире кайтырырга омтылган. Беренчедән, бабаларыбыз мирасына таянган дини нәшрият. Икенчедән, дини мәгариф. Өченчедән дини милләт, ягъни иманлы-инсафлы татар милләте булып яшәү. Хәзрәт бөтен көчен, акылын, гыйлемен, тырышлыгын дин юлына сарыф иткән  шәхес”, - диелә мөфти язмасында.  Шулай ук китапка Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның Вәлиулла хәзрәт хакындагы фикерләре, Рөстәм хәзрәт Батыр, Габдулла хәзрәт Әдһәмовның һәм башка дин әһелләренең, мөгаллимнәрнең  төрле дини проблемаларны  яктырткан мәкаләләре урын алган. РИИның  гуманитар дисциплиналар кафедрасы җитәкчесе Резедә Сафиуллина-Әл Әнсинең  күренекле дин әһелләре Галимҗан Баруди белән Вәлиулла Якуповның дин-шәригать мәсьәләләрен яктыртуда уртак яклары турындагы фәнни язмасы да зур кызыксыну тудыра.

2012 елның июль аенда фаҗигале төстә арабыздан киткән күренекле татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның туган көнендә, 4 сентябрьдә, “Якупов укулары” быел  өченче мәртәбә уздырыла.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең һәм башка дин әһелләре, галимнәре катнашуы көтелә.

“Якупов укулары” фәнни-гамәли конференциясе сәгать 10.00дә башлана.

Үткәрү урыны: Россия ислам институты. Газ урамы, 19.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана