"Хузур" нәшрият йорты "Мәңгелеккә юл тотучының ахирәт паспорты" («Паспорт ахирата для путника вечности») дип аталган яңа китап бастырды. Китап рус телендә чыкты, озакламый аның татарчасы да укучылар кулына барып ирешер.
Әлеге басмада мөселман кеше өчен тормышындагы мөһим яклар тасвирлана. Анда ахирәт, җәннәт, җәһәннәм, дини васыять һәм башкалар хакында аңлаешлы итеп аңлатылган, мөселманнарны кисәткән киңәшләр дә бирелгән. Изге Коръән аятьләре дә урын алган.
Китап кешеләрне бакыйлыктагы урыннары җәннәттә булсын өчен хәзерге тормышлары хакында уйланырга чакырган шигырь юллары белән ачыла һәм тәмамлана.
Китап имамнарга, мөәзиннәргә, якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәренә һәм киң катлам укучыларга атап чыгарылган.