"Хузур" нәшриятының яңа китабы дөнья күрде

02 сентябрь 2014 ел 14:17

"Хузур" нәшрият йорты "Мәңгелеккә юл тотучының ахирәт паспорты" («Паспорт ахирата для путника вечности») дип аталган яңа китап бастырды. Китап рус телендә чыкты, озакламый аның татарчасы да укучылар кулына барып ирешер. 

Әлеге басмада мөселман кеше өчен тормышындагы мөһим яклар тасвирлана. Анда ахирәт, җәннәт, җәһәннәм, дини  васыять һәм башкалар хакында аңлаешлы итеп аңлатылган, мөселманнарны кисәткән киңәшләр дә бирелгән. Изге Коръән аятьләре дә урын алган. 

Китап кешеләрне бакыйлыктагы урыннары җәннәттә булсын өчен хәзерге тормышлары хакында уйланырга чакырган шигырь юллары белән ачыла һәм тәмамлана. 

Китап имамнарга, мөәзиннәргә, якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәренә һәм киң катлам укучыларга атап чыгарылган. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана