Сирия вәкилләре:"Татарлар ислам асылын саклый алганнар"

11 сентябрь 2014 ел 17:18

Бүген, 11 сентябрьдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте  һәм Сириянең вакф һәм ислам эшләре министрлыгы арасында үзара хезмәттәшлек хакында килешү төзелде. Гарәп телен өйрәнү, Коръән-хафизларны әзерләү, толерантлыкны үстерү һәм башка дини юнәлештәге өлкәләрдә хезмәттәшлек итүне күз алдында тоткан килешүгә бүген Кол Шәриф мәчетендә кул куелды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Сириянең вакф һәм ислам эшләре министры Мөхәммәд Әссәйд Абдуссатар имзалады.

Әлеге рәсми чарадан соң ике як та бүләкләр алышты. Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакларга  милли бүләкләр: татар түбәтәе белән чапанын, шулай ук Болгар шәһәре төшерелгән үзенчәлекле күннән эшләнгән картинаны тапшыргач, танылган татар дин әһелләренең китапларын зурлап тапшырды. Татар дин галимнәре Мәрҗани, Курсави һәм башкалар хакында кыскача таныштырып, әлеге шәхесләрнең “Хузур” нәшрият йорты чыгарган дини хезмәтләрен бүләк итте.    

Очрашуның рәсми өлеше тәмамлангач Татарстан мөфтие һәм кунаклар: Сирия министры Мөхәммәд Әссәйд Абдуссатар һәм танылган ислам галиме, шәех, доктор Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Әл-Бутый  журналистларның күпләгән сорауларына җавап бирде. Матбугат әһелләре белән аралашканда Сирия вәкилләре Татарстанның дин өлкәсендә алга китешен билгеләп үтте.

“Сез алга таба адымнар ясагансыз. Бу адымнар бик профессиональ. Татарлар бернинди үзгәрешләр кертмичә ислам өйрәтүләрен бозмыйча, аның асылын саклый алганнар. Безгә күп нәрсәләргә сездән өйрәнергә кирәк. Шуны да әйтергә кирәк, гарәп булмаган башка милләтләр Исламны бик зур мәхәббәт белән кабул иткәннәр. Һәм аның үсешенә дә шундый ук зур көч куялар. Болгар бабалары юлын дәвам итеп, татарлар да динннең төрле өлкәләрендә зур уңышларга ирешәләр. Бүгенге килешү хакында кыскача гына итеп шулай әйтергә мөмкин:  безнең үзара хезмәттәшлегебез исламны, мөселманнар өммәтен толерант булмаган, каршылыклар тудыра торган фикерләрдән саклаудан гыйбарәт”, - диде Сирия министры.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана