Мөфти Сирия делегациясе белән Президент Аппаратында очрашуда

11 сентябрь 2014 ел 12:10

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Сириядән килгән делегация  Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән очрашты. 

Чит ил делегациясе Сириянең вакф һәм ислам эшләре министры Мөхәммәд Әссәйд Абдуссатар һәм танылган ислам галиме, шәех, доктор Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Әл-Бутый җитәкчелегендә килде. 

Очрашу вакытында сүз үзара хезмәттәшлек итү турында барды. Мөхтәрәм кунаклар республикада алып барылган динара һәм милләтара эшләр, мөселманнар өммәтенең дәүләт структурасы белән хезмәттәшлеге белән таныштылар. 

Сириянең вакф һәм ислам эшләре министры Мөхәммәд Әссәйд Абдуссатар хөрмәтен белдереп, Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәровка традицион гарәп чапанын  бүләк итте. 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана