Гарәп каллиграфиясе үзәге яңа уку елына укучылар кабул итә. Укучылар сөйләшү нәтиҗәсендә кабул ителә. Курс хакында тулырак мәгълүматны үзәккә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Үзәк Россия ислам институтында эшли ( Газ урамы, 19, 209 нчы кабинет). Шулай ук электрон почта аша элемтәгә керергә була: al-hattat@yandex.ru.
Каллиграфия үзәге 2010 елдан эшләп килә. Биредә танылган каллиграф, күп еллар дәвамында бу һөнәрне төрле илләрдә үзләштергән Рамил Насыйбуллов укыта.