Кайбычта манара күтәрделәр

15 сентябрь 2014 ел 16:40

13 сентябрьдә Кайбыч районының Колангы тимер юл станциясе бистәсендә яңа салынып килүче мәчеткә манара куелды. Әлеге шатлыклы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, төзелешнең иганәчесе Руслан Хафизов, "Алтын башак" агрофирмасы директоры Рамил Шамил улы, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт һәм Колангы бистәсе халкы катнашты. Башкарасы эшләр күп булса да Колангы авылы яңа иман йортыннан балкыган нурга күмелде кебек.

Сурәт - 1

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана