Казанның Әниләр мәчете Россия ислам институты белән берлектә ислам нигезләрен өйрәнү буенча өч еллык курслар оештыра. Россия ислам институты бинасында бара торган бу дәресләрдә фикыһ, гакыйдә, әхлак, сира, гарәп теле, Коръән уку (тәҗвид) фәннәре укытыла. Курсларны тәмамаучыларга сертификатлар тапшырылачак.
Дәресләр якшәмбе көннәрендә төшкә чаклы алып барыла. Айның соңгы якшәмбесендә исә танылган дин әһелләре, Казан мәчетләре имамнары лекция укыячак, сорауларга җавап бирәчәк.
Курсларга язылу 22 нче сентябрьдән башлана. Дәресләргә йөрергә теләүчеләрдщн 28 нче сентябрьдә сәгать унга (10.00) Әниләр мәчетенә очрашуга килү сорала.
Адрес: Газ ур., 18 нче йорт (Ипподром тукталышы яисә Сукно бистәсе метро станциясе).
Белешмәләр өчен телефон: 277-93-78.