Әниләр мәчетендә ислам нигезләрен өйрәтәләр

17 сентябрь 2014 ел 14:48

Казанның Әниләр мәчете Россия ислам институты белән берлектә ислам нигезләрен өйрәнү буенча өч еллык курслар оештыра. Россия ислам институты бинасында бара торган бу дәресләрдә фикыһ, гакыйдә, әхлак, сира, гарәп теле, Коръән уку (тәҗвид) фәннәре укытыла. Курсларны тәмамаучыларга сертификатлар тапшырылачак.

Дәресләр якшәмбе көннәрендә төшкә чаклы алып барыла. Айның соңгы якшәмбесендә исә танылган дин әһелләре, Казан мәчетләре имамнары лекция укыячак, сорауларга җавап бирәчәк.

Курсларга язылу 22 нче сентябрьдән башлана. Дәресләргә йөрергә теләүчеләрдщн  28 нче сентябрьдә сәгать унга (10.00) Әниләр мәчетенә очрашуга килү сорала.

Адрес: Газ ур., 18 нче йорт (Ипподром тукталышы яисә Сукно бистәсе метро станциясе).

Белешмәләр өчен телефон: 277-93-78.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана