Бүген Яшел Үзән районы мөхтәсибе Хәмит хәзрәт Зиннәтуллинга 60 яшь тулды. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин имам-мөхтәсибне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шәхсән үз исеменнән котлады.
“35 ел дәвамында традицион рухи кыйммәтләрне торгызуга зур өлеш кертеп киләсез. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегез һәм ниятләрегез өчен әҗер-савапларын мулдан бирсен. Гаиләгезгә, якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм үсеш насыйп итсен”, - диелгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт котлавында.